Автор: Шайхутдинова Гульчачак Рамдисовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ"Татарско-Толкишская СОШ"
Населённый пункт: Чистопольский муниципальный район Респблики Татарстан
Наименование материала: Исследовательская работа
Тема: Әдәби әсәрләрдә стиль үзенчәлекләре
Раздел: среднее образование
Әдәби әсәрләренең стиль үзенчәлекләре
Авторы: Чистай муниципаль районы
Татар Талкышы гомуми урта белем мәктәбенең
9 нче сыйныф укучысы Гиниятуллина Рәзилә Рөстәм кызы
Фәнни җитәкче: Чистай муниципаль районы
Татар Талкышы гомуми урта белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинова Гөлчәчәк Рәмдис кызы
2017 ел
Кереш
Без бер яктан, без бер туфрактан... Иркә кызлар кебек билен борып,
назланып кына аккан, ярларында мәмрәп бөрлегән өлгергән горур Чулман
елгасы да, тук башаклар күкрәп утырган басу-кырлар да, әби-бабайларның
рухын
саклап,
үзара
серләшеп
утырган
ак
күлмәкле
каеннар
да,
кичке
учакларны сагынып өзгәләнгән тау битләре дә- барысы да, барысы да безне
берләштерә кебек . Кояш апа Тимбикова белән без бер яктан. Бер туфрактан.
Кояш Тимбикова әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре
Кояш
Тимбикованың
нинди
генә
әсәренә
юлыксаң
да,
теленең
камиллегенә, образлы булуына сокланмый мөмкин түгел. Аның язу стиле
башка
язучыларныкыннан
аерылып
тора.
Теленең
камиллеге,
төрле
синтаксик фигуралар куллану, лирик чигенешләр, риторик сораулар,инверсия
алымнарына мөрәҗәгать итү әсәрләренең яңгырашын үзгәртә . Язучы үз
әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны
үзе теләгәнчә файдалана.
I. Троплар
1. Язучы “Уртак яр” повестендә чагыштыруларны бигрәк тә яратып
куллана.
“Чагыштыру
–
танып
белүнең
анасы”,
-
дигән
борынгылар.
Чагыштыру нәтиҗәсендә әдибә предметлар һәм күренешләрнең охшаш һәм
аермалы якларын ачыклый.
-Колдай
буйсынырбыз,
-
аерма
гына,
бер-беребезне
күрми
яшәү
газабына гына салма.(13б.)
Ул булмаган һәр җир караңгы гүр кебек.(13б.)
Умарта өчен генә сайлап алынган кечкенә аланда алар җәннәт кебек
тормыш башлыйлар.(14б.)
2. Кояш Тимбикованың өлешнең исеме белән бөтенне, бөтеннең исеме
белән өлешне атау буларак синекдохаларны куллануы әсәр телен җанлырак
итәргә мөмкинчелек бирә.
-Әй, Каракүз! Кил бире!- Бу тавыш әллә каян, мәрхәмәтле күкләрдән
иңгән кебек иде.- Кузгалабыз!( 7б.)
3.
Язучы
әдәби
ачыклау
ярдәмендә
образ
тудыру
чарасы
буларак
эпитетларны киң
файдалана.
Җөмләләрнең
бу
очракта
сыгылмалырак,
җанлырак, тәэсирлерәк булуы күренә.
Кыз, бөгелмәле озын керфекләрен тибрәлдереп, зур кара күзләре белән
тирә-юньдәге һәммә нәрсәне барлап чыкты.(6б.)
Кыска, юан
бармаклары
белән куе чәчләрен артка сыпырып куйды.
(7б.)
4. Автор фразеологизмнардан да иркен файдалана. Фразеологизмнар
Кояш Тимбикованың “Уртак яр” повестендә ассоциатив сурәтләү вазифасын
башкара. Безнең фикеребезчә, аларда халыкның тормыш тәҗрибәсе, фикер
йөртүе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба.Бу тел җәүһәләреннән язучы
тулы һәм оста куллана белә.
Егетнең йокысы качты.(6б.)
-И-и,беләм
инде-е-е,биш
елдан
бирле
газ
кертергә
азапланалар,
кемнәрнең
генә табан
астын
яламадылар
инде.
Шул
газ-газ
дия-дия,
өйләреннән чыгып китәргә куркалар.Янәсе, алар юкта гына газ кертүчеләр
килеләр дә болар колак кагып калырлар.(8 б)
II. Лексик чаралар
1.“Уртак
яр”
әсәрендәге
лексик
чараларны
барлаганда,
Кояш
Тимбикованың
синонимнар
куллануда
кызыклы
гына
бер
үзенчәлегенә
юлыктык. Язучы охшаш мәгънәле сүзләрдән ясалган парлы сүзләрне бик еш
кулланыла икән.
Көлемсәр йөгерә-чаба,
сулуы
кабып
килеп
җиткәндә,автовокзал
мәйданында бер генә машина да калмаган иде (6 б.)
Мөгълифә дә бу хәлне сизеп-белеп торган.(12б.)
Көннәрнең
берсендә
исә,ни
бар
сабырлыгын, көч-куәтен,
акыл-
фикерен туплап, әтисе янына керергә рөхсәт сораган.(12б.)
2. Әсәрдә антонимнарны да әдибә парлы сүзләр буларак куллана.
Ул сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды...(6б.)
Көне-төне шуңа дип тырышам бит мин.(19б.)
Әмма егет хәтта актан-карадан сүздә эндәшми барды(20б.)
Хисләрнең
тормышның
катлаулылыгын
белдерү,
көчәйтү
өчен
кулланылган антонимнар әһәмиятле.
...Хәсәнҗанның көрәктәй зур кулына үзенең кеп-кечкенә учын куйды.
(20б.)
Йомгак
Карап үтелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, Кояш Тимбикова
сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат
стилен
тудырган,
сүзнең
үзенчәлекле
мәгънә
төсмерләрен
тоеп
сурәтли
белгән. Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора. Кешеләрне, туган
җирне , бар дөньяны ярату кебек фикерләрен Кояш Тимбикова кирәк җирдә
сүз-сурәтләр аша, төрледән-төрле троплар ярдәмеңдә, кирәк җирдә гади генә,
һичнинди
образлы
сүз
кулланмыйча
тыйнак
кына,
ләкин
тойгыларын
тәэсирле , үтемле итеп әйтеп бирә белгән.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1.
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф,
2007. – 231б.
2.
Зәкиев Мирфатыйх, Сафиуллина Флера. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан,
“Мәгариф” нәшрияты, 2002.
3.
Заһидуллина
Д.Ф.
Урта
мәктәптә
татар
әдәбиятын
укыту
методикасы:
Метод.кулланма. –Казан.Мәгариф, 2000.-335 б.
4.
Хатипов Фәрит. Әдәбият теориясе. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
5.
Кояш Тимбикова . Уртак яр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.