"Милли киемнәребез"
Автор: Нуриева Зульфиря МингалиевнаДолжность: воспитатель
Учебное заведение: Детский сад "Кояшкай"
Населённый пункт: Татарстан, Рыбно-Слободский р-н. с.Биектау
Наименование материала: Проект
Тема: "Милли киемнәребез"
Раздел: дошкольное образование
Назад
Проект темасы: ”Милли киемнәребез”.
Проект максаты: балаларны үзләре яши торган җирлек белән якыннан
таныштыру;диологик сөйләмнәрен үстерү;сүзләрне,кыска фаразларны ачык
әйтә белүләренә ирешү;милли
киемнәребез(калфак,түбәтәй,камзол,алъяпкыч,читек һ.б)кызыксынуларын
үстерү;милләтебезгә карата горурлану хисе тәрбияләү.
Йомгаклау чарасының формасы һәм исеме: ”Рәхмәт сезгә -әниләребез!”.
(Бәйрәм иртәсе).
Чара үткәрелде:2-кечкенәләр төркемендә.
Проект темасы :Милли киемнәребез.
Максат : татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның
күзаллауларын тирәнәйтү.
Тәрбия бурычы :балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну
тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы :балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам
итү.Милли киемнәрнең исемнәрен,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга
өйрәнү.Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә өйрәнү.
Белем бирү бурычы :чәчәк,яфрак,сапларны ясау ысулларын ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе :рәсем.
Интеграль белем бирү өлкәләре :аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,матур
әдәбият,музыка.
Методик алымнар һәм чаралар :уен
мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү,мөстәкыйль эш.
Җиһазлау :тартма,алъяпкыч,түбәтәй,магнитофон,проектор,мольберт,ИКТ
куллану,татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш: серле,тылсымлы,сихри
тартма,лалә,канәфер,кыңгырау,алъяпкыч,түбәтәй.
Алдан үткәрелгән эшләр :милли киемнәр,андагы татар бизәкләре белән
танышу,татар бизәкләрен рәсемгә төшерү,”Түбәтәй” уенын өйрәнү,уеннар
уйнау,әниләргә милли киемнәр тегү-чигүләр йөкләтелә.
Эшчәнлек төзелеше .
1.Сюрприз.
2.Алъяпкыч турында әңгәмә.
3.Түбәтәй турында әңгәмә.
4.Уен:”Түбәтәй”.
5.Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.
6.Йомгаклау,эшләрдән күргәзмә оештыру.
Эшчәнлек барышы .
Тәрбияче :Балалар,бүгенге көн шундый матур,күктә ялтырап кояш нурларын
сибә.Әйдәгез әле шушы матур көннең юмартлыгыннан файдаланып бер-
беребезгә шат елмаю бүләк итик.Менә ,инде тышкы көннең сихри матурлыгы
безнең бүлмәбезне дә яктыртып тибәрде.(Ишек артында :”Мине чыгып
алыгыз,мин сезне көтәм”,-дигән тавыш ишетелә)
-Балалар,миңа ниндидер тавыш ишетелде,ә сез ишеттегезме?Мин карап
килим әле,кем килгән икән анда?
Тартма табыла.Тәрбияче балаларга тартманы ачып карарга әйтә,ләкин ул
ачылмый.
-Ә бәлки тартмага матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?Бәлки ачылыр.
Балалар : Матур тартма,серле,бизәкле,чәчәкле,тылсымлы,һ.б.
-Ә бәлки тартмага шигырь сөйләп күрсәтергәдер?
(Балалар белән бергәләп сөйләнә).
Серле тартма,матур тартма,
Кызыктыра безне күптәннән.
Әйдә, карыйк,ниләр бар икән
Истәлеккә безгә үткәннән.
Тәрбияче тартманы ача һәм берәмләп андагы әйберләрне алып күрсәтә.
-Алъяпкыч.(Бу алъяпкычның кыңгырау,лалә,дәлия чәчәкләре һәм яфраклар
белән бизәлгәнен ачыклау).
-Түбәтәй.(Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач,бер бала
В.Хәйруллинаның “Түбәтәй” шигырен сөйли.)
Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй. Әмир.
Шундый матур түбәтәем-
Үзем кебек бәләкәй.
Әнием ак сәйлән тезеп
Чиккән яшел бәрхетне.
Бар түбәмдә түбәтәем-
Мин бүген бик бәхетле.
Рәсем буенча тасвирлап сөйләү.Балаларга төрле бизәктәге,төрле билгеләре
буенча бер-берсеннән аерылып торучы алъяпкыч,түбәтәй рәсемнәре
өләшенә.Бала рәсем буенча сөйләп бирә.(Миндә яшел төстәге түбәтәй,ул алсу
төстәге лалә чәчәк һәм яшел яфраклар белән бизәлгән.Бизәкләр аның
түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан.)
Уен :”Түбәтәй”.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм,дигәнсең.
Түп-түп,түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән,матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
-Елаган тавыш ишетелә,балалар сез ишетәсезме?Бу тавыш бит тартмадан
килә. Нәрсә бар икән анда,карыйм әле.Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй
елый икән.Сез белмисезме,нигә елый икән алар?
-Аларның бизәкләре юк икән бит,шуңа күрә алар күңелсез,боек икән.
Без аларның кәефләрен күтәрү өчен ,аларга бизәкләр ясарга кирәклеген
ачыклыйбыз.
Татар бизәкләре белән слайдлар карау.Балаларның эшләре вакытында акрын
гына “Кәләпүш”(Р.Вәлиева сүзләре,Л.Батыр-Болгари көе) җыры куела.
Балаларга ясау өчен чәчәк өлгеләре бирелә.Тактага ясап күрсәтелә.
Балаларның эшләрен җыеп алып күргәзмәгә тезәбез.Анализ ясала.
-Күрәсезме,балалар?Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп
китте.Сез аларны бик шатландырдыгыз.Берсеннән-берсе матур түбәтәй һәм
алъяпкычлар булды.
Ә хәзер без сезнең белән иң матур ясалган,чиста-пөхтә эшләрне билгеләп
үтәрбез.(Иң матур ясаган бала шигырь сөйли.)
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә. Сәмирә .
Матур лалә чәчәк төшкән-
Бик ошады үземә.
Балалар ,без серле тартманың башка балалар янына да барасын
онытмыйк,әйдәгез әле аңа рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.(Тартманы чыгарып
кую).
Балалар безнең әниләребез дә бик тырышып милли киемнәр тегеп,аларга
матур бизәкләр чигеп килгәннәр.Һәрберебезнең дә әниләре бик
тырышлар,уңганнар,бар яктан да килгәннәр.(Балалар белән әниләрнең кул
эшләрен карап чыгу,актив катнашучы әниләребезгә “Почет грамота”сы
әзерләнә).
Шундый тырыш,уңган әниләребезгә бәйрәм күрсәтеп үтик.
Проект эшчәнлегенең йомгаклау чарасы :
“
Рәхмәт сезгә әниләребез!”.
Бәйрәм буласы зал матурлап бизәлә.Шарлар,төрле плакат-картиналар
эленә,өстәлдә ваза б/н чәчәкләр. Музыка астында балалар бәйрәм буласы
залга керәләр.
Алып баручы :Хөрмәтле әниләребез,әбиләребез,бакчабызда эшләүче
апаларыбыз һәм кызларыбыз.Сезне язның беренче бәйрәме 8-март халыкара
хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.Сезгә гомернең
озынын,сәламәтлекнең ныклысын,күңел тынычлыгы,бәхет-шатлык,куанычлы
тигез гомер теләп калабыз.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Сезнең йөрәктәге шатлык нуры
Балкып торсын мәңге сүнмәсен.
Кояшның яктылыгына
Тора сөю аптырап.
Әниләрнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.
Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.
1.
Нигә бүген бөтен җирдә.
Чәчәкләр балкый бездә, Әмир
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
2. Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана. Зәринә.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3.Әниләрнең бәйрәменә
Куана алар шулай. Раяз.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
4. Мин дә котлыйм, әнкәм,сине,
Теләгем бар минем дә.
Мәңге шулай кояш кебек Әмирхан.
Балкы күңел күгемдә.
5.Күгәрченнәр гөрләшәләр
Якты кояш нурында. Фаил .
Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында.
6. Нинди уңган,нинди булган-
Ул һәр эштә,һәр кайда!
Йомшак сүзе,күркәм үзе,
Нурлы йөзе елмая. Әдилә .
7. Күрәсезме букет итеп
Алсу нурлар бәйләмен. Азалия .
Кояш котлый март аенда
Минем әни бәйрәмен.
8. Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле-әнием. Зәмирә .
Яхшылыкта,матурлыкта
Үрнәк миңа әнием.
9. Кояш көлә,мин елмаям,
Бик тә күңелле бүген. Риназ .
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
10. Кайсын юам,кайсын җыям,
Чиста булсын,ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй Әминә.
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
11.Бәйрәм бүген, бәйрәм !-диеп
Бар дөнья көлеп торсын. Сәмирә .
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
12. Тып-тып тама тамчылар
Җырлап бәйрәм көенә. Сөмбел . .
“Бәйрәм бүген”-дип гүя
Тамчылар да сөенә.
Ә хәзер хөрмәтле әниләребез,бәйрәмнбезнең концерт өлешен карап үтик.
1.
Хор :”Әниләр бәйрәме”.Г.Гомәров сүз.,М.Бикбаева муз.
2.
Шигыр ь:”Әнием” .Ә.Бикчәнтәева. Әдилә сөйли.
Әнием,кадерлем,
Син -минем йолдызым.
Уянам йокыдан,
Ишетәм:”Тор, кызым!”
Ягымлы тавышың,
Карашың сөйкемле.
Әйтерсең,кояшның
Нурлары сирпелде!
3.Җыр :”Рәхмәт әнием”.А.Минһаҗев сүз.,Ә.Һадиева муз. Кызлар
башкара.
4.Бию :”Шаян малайлар”. (тат.хал.көе.).
5.Шигырь :”Әниләрне сөендерик”.Р.Корбан. Риназ сөйли..
Әниләрдән дә кадерле
Кеше юктыр дөньяда.
Кояшка тиңләп,әнисен
Сөядер һәрбер бала.
Салмыйк аларны борчуга,
Сөендерик үзләрен.
Әни кеше начар әйтмәс-
Тыңлыйк һәрчак сүзләрен.
6.Җыр :”Алмаз”. Р.Еникеев муз, Җ.Дәрзаманов сүз.Кызлар башкара.
7.Шигырь ”Кечкенә”.Ш.Җиһангирова сүз. Зәринә сөйли.
-Әни,нигә безнең Сәмирә
Шулкадәрле кечкенә?
Минем 20 тешем бар,
Ә аныкы 3 кенә.
-Бөтен бәбиләр дә шулай
Кечкенә була башта.
Син дә бик кечкенә идең,
Без алып кайткан чакта.
-Ә нигә соң аягында
Басып тора ул көчкә?
-Үсәр,кызым! Синең кебек
Җитсен әле ул өчкә.
-Мин аны күтәреп йөрим!
Үсмәсен шулай торсын!
Әни! Син кечкенә чакта
Кечкенә идеңме соң ?
8.Бию :”Конфетлар”.Ф.Сәлмәнов муз,М.Бикбова сүз.Кызлар башкара.
9.Җыр :”Җырлыйм әнием турында” . Ф.Әхмәдиев муз,Г.Зәйнәшева сүз.
Әдилә башкара.
10.Шигырь “Әнием”. Р.Вәлиева. Әмирхан сөйли.
Минем әнием бик матур,
Тәмледер әйткән сүзе.
Һәрчак кояш шикелле
Елмаеп тора йөзе.
Сөеп уята йокыдан
Аның нурлы күзләре.
Көндезләрен юлдаш була
Назлап әйткән сүзләре.
Яратамын әниемне,
Йомшак аның куллары.
Битләремне сыйпаганда
Шундый рәхәт буладыр.
11.Җыр :”Туган тел”. Г.Тукай сүз,Т.х.көе . Сөмбел башкара.
12.Бию :”Парлы бию”(Раяз-Зәринә,Әмирхан-Азалия; тат.хал.көенә).
13.Шигырь ”Бүләк”.Йолдыз Җамалетдинова сүз. Сөмбел сөйли.
Бүлмә эче ыгы-зыгы-
Безнең өйдә зур бәйрәм,
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйләм.
Идәннәрне юды,аннан
Сулар сипте гөлләргә.
Бүгенге көн охшамаган
Бер дә башка көннәргә.
Әни миңа әкият сөйли,
Кулларында бәйләве.
Нигә көндә булмый икән
Бу әниләр бәйрәме?!
14.Җыр :”Балалар бакчасында”.Н.Гайсин сүз,Н.Зарипова муз..Сәмирә
башкара.
15.Шигырь :”Әни бәйрәме”.Х.Халиков сүз. Әмир сөйли.
Иртәдән йөрим көлеп,
Бәйрәм икәнен белеп.
Мин сөенгәнне күреп,
Кояш та көлә кебек.
Кояш көлгәнен сизеп,
Гөлләр сөенә кебек.
Күбәләкләр,чәчәкләр
Йөриләр,әнә,биеп.
Яфраклар лепердәшә,
Минем йөрәгем кебек.
Әниемнең бәйрәм көнен
Барсы өлгергән белеп.
16.Бию:”Әпипә.”Т.х.көе. Әдилә башкара.
Безнең яраткан әбиләребез,дәү әниләребез дә бар бит әле,аларга да бәйрәм
сәләмнәребезне җиткерик.
17.Шигырь :”Дәү әнием”.Ә.Бикчәнтәева сүз.Зәмирә сөйли.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием.
Ак ефәктәй чәчләрен
Ул тарап куя,үреп.
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан күреп.
Тәмле ашлар пешерә
Матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул
Барыбыздан олы ул.
Җылы оек-бияләй
Бәйли безгә көз җиткәч.
Мин дә аңар бүләкләр
Алырмын үсеп җиткәч.
18.Җыр хор ;”Әбием әбекәем”.Р.Сәрвәров муз,Р.Бакиров сүз.
19.Шигырь :”Әнигә булышам”.Н.Мадъяров сүз. Азалия сөйли.
1. Мин әнигә булышам,
Табак-савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны,
Шүрлекләргә куешам.
2.Мин әнигә булышам,
Урын-җирләр җыешам.
Иртән гөлләргә су сибәм,
Керләрне дә уышам.
3.Мин әнигә булышам,
Идәннәрне юышам.
Әни кебек эш остасы
Булу өчен тырышам.
Бәйрәмебезнең азагын шушы җыр сүзләре белән тәмамлыйбыз.
Диңгезне чиксез киң диләр,
Беләм алай түгелен.
Барлык диңгезләрдән дә киң
Әниемнең күңеле.
Әнием,әнием,әнием.
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием тик сиңа багышлап
Җырлыйлар кызларың,улларың.
В раздел образования