Напоминание

Конспект урока татарского языка на тему:Ү,ү хәрефе.1класс.


Автор: Мубаракова Гульфина Миннулловна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики
Населённый пункт: Село Новый Мичан
Наименование материала: Конспект урока
Тема: Конспект урока татарского языка на тему:Ү,ү хәрефе.1класс.
Раздел: начальное образование





Назад




Предмет: Татар теле Дата_____________ Тема: Ү,ү хәрефләрен язу. Максат : Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлату. Ү,ү хәрефләрен язарга өйрәнү. Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен ныгыту. Шәхескә юнәлтелгән э-к:-җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, Көйләгеч э-к
:
- максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру; Танып-белү э-ге
:
- эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару; - охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру; - проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү; Коммуникативные э-к:- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; Җиһазлау:Язарга өйрәнү дәфтәре. №1 . Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге 1.Оештыру. Уңай псих. халәт тудыру Елмаеп карагыз дөньяга Рәхәт бит яшәве шулаймы, Елмаеп яшәсәң көн саен Укырга ,уйларга бик уңайлы Елмаерга өйрәнергә кирәк Ачулыга бездә урын юк Матур сүзләр әйтеп елмаегыз Андый сүзләр бездә бик күп 2. Белемнәрне актуальләштерү - Бүген мәктәпкә нинди уйлар белән килдегез? - Урамда кешеләр очрадымы? Кая баралар икән алар? . - Бүлмәбез нинди? - Кемнәр хезмәте, эше нәтиҗәсе икән бу? -Ә сезнең төп эшегез нинди эш? -Укып белем алмый торып, төрле һөнәргә өйрәнеп буламы? -Укырга, язарга, биергә, җырларга... -Эшкә. - Якты, чиста, матур. -Буяучы, балта остасы,ут үткәрүче... -Уку. Юк
3. Уку мәсьәләсен кую Табышмаклар әйтү Соскы борын—бакылдык, К ү п с ө йл ә ш ә , такылдык. ( Ү рд ә к.) К ү рер-к ү рм ә с к ү зл ә ре, Челт ә р б ә йли ү зл ә ре. Челт ә рл ә ре т ү г ә р ә к, Эшли алар ү рм ә л ә п. ( Ү рм ә к ү ч.) Кызу табанлы чана , Ат җ игелг ә н а ң а. Бер чиген ә , бер бара, Юлы шомарып кала. ( Ү т ү к.) Нинди хәреф элементларын язарбыз? Ү,ү хәрефләрен язарга өйрәнербез 4. Яңабелемнәрне ачу. Карандаш белән йөртеп карату, һавада яздыру, пластилиннан әвәләп ясату Язганда дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү Карандаш белән йөртеп карау, һавада язу, пластилиннан әвәләп ясау Язганда дөрес утырам, тигез тора иңсәләр Баш иелми., баш бармаклар Күз читенә тисәләр........ 5.Беренчел ныгыту. Сүзләргә анализ ясау. Дәфтәрнең ү битендәге хәреф элементларын яздыру Дәфтәрнең ү битендәге хәреф элементларын язалар 6. Мөстәкыйль эш Физкультминут ка Укытучы: И балалар күрегез: Тышта, әнә, көз килде. Укытучы: Йә әйтегез, сөйләгез, Ничек килә икән көз? . Балалар: Әйе,әйе, күрәбез, Көз килгәнен беләбез Балалар: Кошлар очты көньякка Канат кагып, еракка. Аюлар өн казыды, Бик тирән итеп базны. Балыклар да тындылар, Су төбенә чумдылар Агачлар ялангачлар, Җилләрдә чайкалалар. тик безгә күңелле көз, - Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез.
7.Яңа материалны кабатлау

Мәкальне әйтеп бетер: Батыр иле өчен ... (үләр). Олыласаң олыны, Олыларлар... (үзеңне). Сүз бирсәң... (үтә). Ахырын тап! Йортыбызда, өйалдымда Вар иде сулы чүлмәк. Шуның суын эчеп бетергән Безнең зур ана ... (үрдәк) Бака кебек бак та бак, Бак та бак килә үрдәк. Менә шулай була ул, Бакадан алсаң... (үрнәк). Бер түтәлгә «Тынычлык!» дип Яздык без чечәк белән. Чәчәкләр арасына Чыгармыйбыз чүп ... (үлән). (Г. Латыйп.) 3елпе куагы таптым, Карагач, щаклар каттым: Бар икән бит күзләре, Шундый матур... (узләре) (Җ. Дөрзаман.) Тыңлагыз да һәр сүздәге иҗек санын әйтегез. (әлифба, бала, йорт, песи, күбәләк, чыпчык, дәреслек, мәктәп, арыслан, күз, итек.) - Без нинди авазлар өйрәндек? ([а, ә, и, ы, э,у,ө]) - Алар нинди авазлар? (Сузык) -Кайсылары калын сузык аваз? -Кайсылары нечкә сузык аваз? Сорауларга жавап бирэлэр 8.Рефлексия -Әгәрдә сез дәрестә барысында аңласагыз алманы кызылга буягыз, әгәрдә сездә сораулар калса, бик үк аңлашылмаса, сары төскә, бөтенләй аңламасак яшел төскә буягыз. -Шушы агачка куябыз. Алмаларны буйыйлар. Агачка алмаларны эләләр.




В раздел образования