Напоминание

Авторская программа "Халык җәүһәрләре"


Автор: Фаттахова Ильсия Ильгамовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Гимназия-интернат №13"
Населённый пункт: город Нижнекамск Республики Татарстан
Наименование материала: методисеская разработка
Тема: Авторская программа "Халык җәүһәрләре"
Раздел: полное образование





Назад




ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ 13 НЧЕ ГИМНАЗИЯ -ИНТЕРНАТ Электив курс программасы
«Халкыбыз җәүһәрләре»
(8-9 нчы сыйныф укучылары өчен) Автор: Фаттахова Илсөя Илһам кызы, Түбән Кама шәһәре 13 нче гимназия-интернатның I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Түбән Кама , 2012
Аңлатма язуы Укыту-тәрбия өлкәсендә музейларның роле чиксез зур. Музей – тәрбия чыганагы ул. Безгә, татар теле укытучыларына, телне һәм әдәбиятны укытуда халкыбызның бай мирасы, теле, иҗаты, тарихы, көнкүрештә куллану җиһазлары, хезмәт кораллары, милли киемнәре, суккан, чиккән йорт кирәк- яраклары һ.б. зур ярдәм итә. Музейдагы экспонатлар, экспозицияләр аша туган халкыбызның үткәнен, мәдәниятен укучылар тирәнрәк үзләштерә. Бу электив курс программасы шуларны күздә тотып, укучыларны татар халкының сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш- көнкүреше белән киңрәк таныштыру, кызыксындыру, аларның тарих һәм әдәбият буенча белем дәрәҗәләрен үстерү максатыннан чыгып төзелде. Бу курста балалар халкыбызның күңел бизәкләре белән танышып кына калмыйлар, ә аларның кайсы чорда һәм нинди максатларда кулланылуын, аларның тарихын, килеп чыгышын да тирәнтен өйрәнәләр. Шулай ук бу курс программасына музей эшчәнлеген ничек оештыру, музей активының вазифалары һәм аларның үтәлеше, музейның инвентарь китабын, этикетаж, картотекасын төзергә өйрәнү бурычлары да кертелгән. Монда укучыларга шәһәребездәге һәм республикабыздагы башка музейлар эшчәнлеге белән якынрак танышу мөмкинлеге бирелә. Алар курс азагына якташларыбыз иҗаты, хезмәте белән танышып, аларны тупларга, альбомнар ясарга, стена газеталары чыгарырга, музейны экспонатлар, экспозицияләр белән тулыландырырга тиеш булалар. Курсның нәтиҗәлелеген тикшерү һәм билгеләү өчен, төрле формадагы эшчәнлек - әңгәмә, дискуссия, экскурсияләр һ.б. кулланыла. Курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән.

Курс программасының бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- халкыбыз тарихын өйрәнү, аның тарихи үткәнен экспозициядә яктырту; -“Шәһәребезнең (мәктәбебезнең) күренекле кешеләре” дигән темага эзләнү эшчәнлеге алып бару, материалларны экспозициядә чагылдыру; - якташларыбыз иҗат иткән халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, туплау, өйрәнү, альбомнар эшләү; - укучыларның иҗади эш лабораториясен тулыландыру; - туган төбәгебез халкының диалектологик сөйләмен, кәсепләрен өйрәнү, эзләнү, аларны экспозицияләрдә күрсәтү.
Курс программасының эш формалары :
- теоретик дәресләр; - гамәли чаралар; - күренекле шәхесләр белән очрашу; - кичәләр үткәрү; -шәһәребездәге һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге музейларга экскурсияләр оештыру, аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу.

Курс программасының максатлары :
- балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләү; - татар сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту; - туган төбәгебез халкы иҗат иткән бәет, мөнәҗәт, шигырьләрне тирәнтен өйрәнү, укучыларның да иҗат итү сәләтләрен үстерү; - музей эшчәнлеге буенча белемнәр формалаштыру, яңа терминнар белән таныштыру, аларны үз практикаларында куллана белү күнекмәләре булдыру; - музей активының эшен камилләштерү, музейны кирәкле, файдалы мәгълүматлар белән тулыландыру, баету һәм аларны укыту-тәрбия процессында урынлы куллану.

Программаның эчтәлеге
1. Татар халкының үткәне белән танышу. Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүчеләрнең хезмәтләрен өйрәнү. 1. Теоретик эшләр. - музей эшчәнлеге, аның төп юнәлешләре белән танышу; - музей активы, аның төркемнәре эшчәнлеге белән танышу; - инвентарь китабы, картотека, этикетаж төзергә өйрәнү; 2. Гамәли чаралар. - альбомнар төзү; - кичәләр, очрашулар үткәрү; - хатлар язышу;. - тикшерү эшләре уздыру; - экспозицияләр, экспонатлар туплау, якташларыбыз иҗатларын өйрәнү һәм җыю; - укучылар иҗатын чагылдырган стендлар төзү; 3. Экскурсия һәм походлар - шәһәребезнең Милли музеена, Сугышчан Дан музеена, Н.Ф.Кайманов исемендәге музейга һ.б. экскурсияләр; - башка музей хезмәткәрләренең һәм музей активының эшләү рәвеше,эш тәртибе белән танышу; - инвентарь китапларны дөрес алып бару, экспонатларга этикеткалар ясау тәртибе белән танышу; 4. Яңа терминнар. Экспонат, экспозиция, картотека, этикетаж, инветарь китабы, макет, диаграмма, өлешчә реэкспозиция һ.б.

Тематик план
№ Тема Сәгатьләр саны Оештыру формалары 1. Кереш дәрес.Курсның планы, максаты белән таныштыру. 1 Әңгәмә 2. Нәрсә ул музей? Музей һәм мәктәп. 1 Әңгәмә 3. Музей активын сайлау һәм актив эшен оештыру 1 Әңгәмә 4. Музей эшчәнлегенең спецификасы белән танышу 1 Әңгәмә 5. Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышу 1 Әңгәмә 6. Музей активы эшчәнлеген төркемнәргә бүлеп оештыру: -эзләнү төркеме; -лекторлар төркеме; -экскурсоводлар төркеме; -бизәүчеләр төркеме; 1 Методик чыганаклар белән эш 7. Һәр төркемнең эшчәнлеге белән танышу 1 Лекция, дискуссия 8. Шәһәрнең Милли музеена экскурсия; музей хезмәткәрләре белән очрашу; экспонатлар белән танышу; бизәлешне күзәтү һәм өйрәнү; 1 Экскурсия 9. Башка музейлар эшчәнлеге белән танышу 1 Дискуссия 10. Музейның инвентарь китабын төзү һәм аның белән эшләү тәртибен күрсәтү . Музейдагы һәр экспонатны инвентарь китабына теркәү. 1 Лекция, әңгәмә, практик эш 11. Картотека. Һәр экспонатка картотека төзү 1 Лекция, әңгәмә, практик эш 12. Этикетаж. Инвентарь китабына теркәлгән һәр экспонатка этикеткалар ясау 1 Лекция, практик эш 13- 14. Әби-бабаларыбызның күңел көзгесе саналган чигүле читекләр, ашъяулык-сөлгеләр, алъяпкыч- камзуллар, түбәтәй-калфаклар белән танышу, аларны туплау һәм музейга урнаштыру. 2 Лекция, практик эш
“Түбәтәем, калфагым” дип исемләнгән диспут-дәрес; “Сөлге – милләтебезнең йөзе” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү. 15 Халкыбызның элекке бизәнү әйберләре - беләзек-төймәләр, йөзек- чулпылар һ. б. белән танышу, аларны туплау, музейның инвентарь китабына теркәү. 1 Лекция, практик эш 16 Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында тулырак мәгълүмат. “ Халкыбыз йолалары” темасына конференция үткәрү 1 Конференция 17. Шәһәребезнең Милли музее директоры Нуртдинов З.Г. белән очрашу 1 Кызыклы очрашу, дискуссия 18- 19. Әби-бабаларыбызның элекке эш кораллары, тормыш-көнкүреш әсбаплары белән танышу, аларны туплау, музейга урнаштыру. “ Мирасыбыз онытылмасын!” темасына әңгәмә 2 Лекция, практик эш 20. Шәһәребезнең Сугышчан Дан музеена экскурсия, аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу 1 Экскурсия 21. Музей активы утырышы. Һәр төркемнең чыгышларын тыңлау һәм анализлау 1 Әңгәмә 22. Шәһәркүләм уздырыла торган туган якны өйрәнү конференциясендә катнашу 1 Очрашулар, әңгәмә 23- 24. Музейга яңа экспонатлар туплау һәм урнаштыру 2 Практик эш 25. Республикабызның якын-тирә районнарында урнашкан музейлары белән элемтәгә керү, хатлар язышу, аларның һәм үзебезнең эш тәҗрибәләребез белән уртаклашу 1 Практик эш 26- 27. Туган төбәгебездә иҗат ителгән татар халык авыз иҗаты әсәрләрен – бәет- мөнәҗәтләрен, риваятьләрен, җырларын туплау, аларның авторларын барлау. “Бәет, мөнәҗәт һәм бишек җырлары – халкыбыз рухы” 2 Практик эш
28. Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, алар иҗатын чагылдырган стенд төзү, газета чыгару 1 Практик эш 29. Лицеебыз урнашкан Н.Ф.Кайманов исемендәге музейга экскурсия. Аның тормышы, иҗаты белән тулырак танышу, кызыклы мәгълүматлар туплау, альбом ясау 1 Экскурсия, практик эш 30. Яңа тупланган экспонат һ ә м экспозицияләрдән күргәзмә төзү 1 Практик эш 31. Туган төбәгебез халкының диалектологик сөйләмен, кәсепләрен өйрәнү, материаллар туплау, җыелган материаллардан альбомнар төзү 1 Лекция, практик эш 32. Музей экспонатларын кулланып, “ Халкыбызның күңел көзгесе ” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрү 1 Практик эш 33. Лицеебыз укучыларын, укытучыларын, ата-аналарны музейга кунакка чакыру, аның эшчәнлеге белән таныштыру, аларны да бу эшчәнлеккә җәлеп итү 1 Әңгәмә, дискуссия 34. Музей активы утырышы . Музей эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, актив укучыларны бүләкләү, каникул вакытына биремнәр алу 1 Әңгәмә, дискуссия

Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Абдрашвитова И.М., Синицкий К.Р. Школьный музей (Задачи, организация, основные формы работы). -/И.М.Абдрашвитова, К.Р.Синицкий // Казань. – 2003. 2. Гаврюшин Н.К. Сокровища у порога (Эстетическое воспитание в краеведческой работе).- /Н.К.Гаврюшин // М.:Просвещение. – 2009.-192с. 3. Ванслова А.К., Ломунова Е.Г., Павлюченко Э.А. Музей и школа. /А.К.Ванслова, Е.Г.Ломунова, Э.А. Павлюченко // М.: Просвещение. – 1985.- 192с. 4. Дик Н.Е., Валишин Ю.И. Экспозиция школьного краеведческого музея.-/Н.Е.Дик, Ю.И.Валишин // М.: Просвещение.-2002.-№ 6 5. Элькин Г.Ю., Огризко З.А. Школьные музеи (пособие для учителей).- /Г.Ю.Элькин, З.А.Огризко// М.: Просвещение. – 2005. 6. Сейненский А.Е. Музей воспитывает юных (Методика использования материалов школьного музея в учебной и внеклассной работе).- / А.Е Сейненский // М.: Просвещение.-1998.-127с. 7. Соколова И.В. Следопыты ведут поиск.- /И.В.Соколова // М.: Просвещение.- 2009.-150с. 8. Интернет челтәреннән алынган материаллар.

Эчтәлек
1. Аңлатма язуы...................................................................................... 1 2 . Курс программасының бурычлары.................................................. 2 3. Курс программасының эш формалары ............................................ 2 4. Курс программасының максатлары.................................................. 3 5. Программаның эчтәлеге..................................................................... 4 6. Программаның тематик планы.......................................................... 5-7 7. Кулланылган әдәбият исемлеге......................................................... 8


В раздел образования